Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

“Очратырмын әле берәр яхшы егет!”

...Кичен Инзилә ике туган сеңлесе белән клубка дискотекага чыгып китте. Авылга кунак кызы кайтса, бөтен кешенең күзе шул кызда була. Инзилә дә ул кичне игътибар үзәгендә иде.

Авыл яшьләре кызны бик кызыксынып күзәтте. Чибәр иде шул Инзилә. Куе кара чәчләр, зифа буй... Егетләр кызыксынып карасалар, кызлар көнләшеп күзәтте. Инзилә исә горур гына атлап алар яныннан үтеп китте.

Шулчак талгын бию башланды. Егетләр кызларны биюгә чакырды. Әмма Инзилә янына килүче булмады. Инзиләнең моңа исе китмәде, ул сеңлесе белән сөйләшеп утырды. Шулчак аның янына бер егет килеп, кызны биюгә чакырды. Инзилә каршы килмәде. Бию барышында яшьләр танышып та өлгерде. Егет Айдар исемле булып чыкты, шушы ук авылныкы.

Клубтан кайтканда Айдар Инзиләне озатып кайтты. Капка төбендә бераз сөйләшеп тә тордылар. Егет кызның кайнар иреннәреннән үбеп, кабат авылга кунакка кайтуын үтенеп, кайтып китте. Инзиләнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ниндидер дулкынландыргыч та, шул ук вакытта ләззәтле дә хисләр кичерде кыз. Шәһәргә кузгалганда да әлеге хисләр үтмәгән иде әле. Машина тәрәзәсеннән томырылып-томырылып артка карады ул.

Көннәр үтә торды, әмма Инзиләнең бөтен уе гел Айдар турында иде. Айдар – карап торышка гади генә авыл егете. Буе да Инзиләнеке кебек кенә, озын түгел. Күзлекле. Артык кыюга да ошамаган. Ничек кенә булмасын, Инзилә, үзе дә аңламастан, кайнар мәхәббәт хисләрендә йөзде. Укуын да онытты (кыз мәктәптә 11нче сыйныфта укый иде), кулыннан бөтен эш төште. Көн саен егет белән очрашу хакында уйлады. Айдар да шәһәрдә укый, авылга ялларда гына кайта иде.

Көннәр үтә торды. 8 март бәйрәме якынлашты. Инзиләләр бәйрәмгә янә авылдагы туганнарына кайттылар. Инзилә кич житкәнен зур түземсезлек белән көтте. Чөнки ул бүген Айдар белән очрашачак! Сеңлесеннән Айдар хакында сораштырды кыз, аның йөргән кызы юклыгын да белгәч, түбәсе күккә тиде!
Кич җитте. Инзилә сеңлесе белән клубка киттеләр. Клубта кыз дүрт күз белән яшьләр арасыннан Айдарны юллады. Егет исә күренмәде. Инзиләнең тәмам күңеле төште. Ничек инде алай? Кайда соң ул?

Ниһаять, ярым караңгы клуб эчендә таныш шәүлә күренде. Инзиләнең йөрәге тагын да ныграк тибә башлады... УЛ! Әйе, УЛ килде. Кызны кочып алып, хәлен сорашты, кайнар иреннәре белән кызның алсу битеннән үбеп алды. Бу мизгелдә Инзилә күкнең җиденче катында оча иде!

Яшьләр рәхәтләнеп биеделәр, егет кызны талгын биюгә дә чакырды. Күңелле кич бер мизгелдә узып та китте. Айдар Инзиләне озатып куйды. Яшьләр, авыл киченең тынлыгына чумып, бер-берсенә сыенып озак кына басып тордылар. Аерылышасылары килмәде аларның. Шунда берничә атнадан тагын очрашырга сүз куештылар.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ocratyrmyn-ale-berar-iaxsy-eget

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев