Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Истамбулга сәфәр кылдым

Мин, 84 яшем тулып килгәндә, ике кызыма ияреп, тәвәккәлләп ерак сәфәргә чыктым. Укып-ишетеп, рәсемнәрдән күреп кенә белгән шанлы Төркия илен, оныгым яшәп ятучы гүзәл Истамбулны күреп кайту теләге курку-шөбһәләрне җиңде. Шөкер, очкыч бик ипле алып бара икән. Чибәр, ягымлы төрек кызлары - стюардессалар китергән тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланып, самолет тәрәзәсеннән...

Мин, 84 яшем тулып килгәндә, ике кызыма ияреп, тәвәккәлләп ерак сәфәргә чыктым. Укып-ишетеп, рәсемнәрдән күреп кенә белгән шанлы Төркия илен, оныгым яшәп ятучы гүзәл Истамбулны күреп кайту теләге курку-шөбһәләрне җиңде.

Шөкер, очкыч бик ипле алып бара икән. Чибәр, ягымлы төрек кызлары - стюардессалар китергән тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланып, самолет тәрәзәсеннән таң нурлары белән өртелгән алсу болытларга мөкиббән китеп бара-бара вакыт узганы да сизелмәде. Ниһаять, аста Истамбул! Самолетыбыз җай гына төшеп тә утырды. Тышта безне, кар-буранлы төндә сәфәр чыккан юлчыларны, җылы, дымлы, кояшлы Истамбул иртәсе каршы алды.
Каршы алырга килгән балаларыбызның машинасына утырып, аларга юл тоттык. Машина тәрәзәсеннән хәйраннарга калып Истамбулны күзәтеп барам. Андагы матурлык, хозурлык, яшеллек, берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләр, гаҗәеп төр агачлар (аларының да күбесе шау чәчәктә), ул хуш исләр! Бихисап күп мәчет манараларыннан моңлы азан тавышлары ишетелә. Матур открыткаларда гына күргән озын, асылмалы күпер аша чыкканда аста җәйрәп яткан фирүзә сулы Босфорга кул болгадым. Укытучылык хезмәтем әле башланып кына килгән яшьлек елларымда балаларга Азия белән Европаны бүлеп торган шул Босфор бугазы турында сөйләгәннәрем исемә төшеп, күзләрем яшьләнде...
Оныгым Ләйсән, киявем Эрдал һәм оныкчыгым Айсылу Истамбулның Азия ягындагы бик матур, яңа районында яшиләр икән. Монда да шул ук хозурлык, гүзәллек. Шәһәр калкулыкларда утырганлыктан, бездәгедәй тигез урамнар юк. Йортлар кайсы астарак, кайсы өстәрәк сибелеп урнашкан. Шунысы кызык, аларның тыш стеналары төрлесе төрле төстә. Йорт тирәләрен матур итеп кыркылган ямь-яшел газоннар, күз явын алырлык чәчәк түтәлләре әйләндереп алган. Агачларның, куакларның нинди генә төре юк. Шунда гына гаҗәеп матур ял паркы, ясалма шарлавыклар, бәләкәй-бәләкәй фонтаннар, балалар мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү урыннары. Ә һәркайдагы чисталыкка, тәртипкә ис-акылларың китәрлек. Аяк астында ник бер чүп әсәре күренсен, ник бер ватык-сынык, төрле язулар белән чуарланган эскәмия очрасын! Тагын шунысы гаҗәпкә калдырды: урам песиләре-этләре өчен махсус су эчү җайланмалары ясап куйганнар. Чүпләрне дә биредә сортын сортка аерып, махсус урыннарга җыялар икән, беркем дә теләсә кая, теләсә нәрсә ташламый.
Истамбулда үткәргән ун көн эчендә шулай ис китеп, сокланып-гаҗәпләнеп туя алмаган мизгелләр бик күп булды. Ә күргән-кичергәннәрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Рәхмәт төшкере, кияүебез машинасы белән кайларга гына алып бармады да, нинди генә гүзәл урыннарны күрсәтмәде. Җәннәт бакчасына тиңләшерлек гаҗәеп паркларда да хозурланып йөрдек, Босфор бугазы, Мәрмәр диңгезе ярларын да гиздек, шау-шулы базарларны да сәфәр кылдык, кафе һәм рестораннарда берсеннән-берсе тәмле төрек ризыклары белән дә сыйландык. Оныгым белән кияүем эшли торган Мәрмәрә университетына барып, аларның хезмәттәшләре, студентлары белән очрашу да күңелемә бик ошады.
Истамбулның Европа ягындагы тарихи үзәгендә урнашкан Солтанәхмәт мәйданына барган көнебез аеруча истә калды. Анда барганда пароходта Босфор аша чыгуыбыз минем өчен үзе бер күңелле маҗара булса, Солтанәхмәттә күргәннәрем тагын да күңелемә хуш килде. Бу мәйданда бөтен дөньяга билгеле данлыклы Зәңгәр мәчет, Изге Сафия музее һәм башка тарихи корылмалар урнашкан. Уртада бик зур һәм матур түгәрәк фонтан шаулап су сиптерә. Һәркайда күз явын алырлык төрледән-төрле чәчәк клумбалары, матурлап кыркылган куаклар, биек-биек пальма агачлары, ял итеп утыру өчен матур-матур эскәмияләр. Мәйдан тулып дөньяның төрле илләреннән килгән туристлар йөри. Без Япониядән һәм Һиндстаннан килгән ханымнар белән ымлашып булса да сөйләшеп, бергә фотога да төштек. Бигрәк тә күңелне хушландырганы Зәңгәр мәчеткә (аны Солтанәхмәт мәчете дип тә атыйлар икән) керү булды. Мәрмәр диңгез буенда ук утырган алты манаралы бу искиткеч зур мәчетнең тышы да, эчке бизәлеше дә гаҗәеп матур. Идәннәрендә аяк күмелерлек йомшак паласлар. Монда да туристлар бик күп иде. Теләгән кеше намаз укый, дога кыла. Мин дә хатын-кызлар ягына кереп, илләребезгә-көннәребезгә иминлек, балаларыбызга бәхет, тәүфыйк теләп дога кылдым.
Солтанәхмәт мәйданыннан ерак түгел генә түбәсе ябулы гаять зур Мисыр базары бар икән. Балалар монда да алып керделәр үземне. Андагы халык, андагы товар! Һәртөрле аш-чәй тәмләткечләр, татлылар, дәва үләннәре бик күп. Башка әйберләрнең дә исәбе-хисабы юк. Сатучылар берсен-берсе уздырып үз товарларын мактыйлар. Монысы да бик күңелле сәяхәт булды минем өчен.
Ә бер көнне балалар биология укытучысы булган әбиләренә тагын бер истәлекле экскурсия ясадылар. Башта Босфор буенда үсеп утырган, инде музей экспонатына әверелгән 800 яшьлек мәһабәт чинар агачы янына алып бардылар. Никадәр тарихи вакыйгаларның шаһиты булган, ничәмә-ничә буыннарны күргән карт чинарны сокланып карадык. Аның колачлап булмаслык кәүсәсе, тирә-юньгә иркенләп җәелгән озын, калын ябалдашлары күләгәсендә утырган бәләкәй генә кафеда тәмләп чәй эчтек. Аннан соң гөл, агач үсентеләре үстереп сата торган бик зур, матур бер оранжереяга кердек. Андагы чәчәкләрнең-гөлләрнең, агач-куакларның төрлелегенә, гүзәллегенә мөкиббәннәр китеп, сокланып, мәктәптә үткән хезмәт елларымны искә төшерүдән тәэсирләнеп озак йөрдем. Балалар көлешәләр:"Әбиебез үз дөньясына чумды,"- диләр.
Хәер, Истамбул үзе дә гаять зур бер оранжереяны хәтерләтә. Шәһәрнең матур яшелләндерелүенә, төрледән-төрле формаларда ясалган клумбалардагы чәчәкләрнең гаҗәеп матурлыгына (һаман шул биологлыгым!) гел ис-акылларым китеп йөрдем. Әле, җитмәсә, без килгән апрель башы Истамбулның иң чәчәккә күмелгән чоры икән. Ул төрле рәвештәге һәм төстәге лаләләрнең (тюльпан) күплеге! Алар барысы да, гомумән бар чәчәкләр, үсемлекләр, агач яфраклары бездәгедән шактый эре. Җылы, дымлы климат үзенекен итә. Һәр елның апрель башында Истамбулда лалә фестивале үткәрелә һәм анда төрле илләрдән бик күп туристлар махсус килә икән. Без шул гаҗәеп матур вакыйгага эләгү бәхетенә дә ирештек.
Төркиядә генә түгел, дөньяда иң зур шәһәрләр исемлегенә кергән, халык саны 15 миллионга якынлашкан Истамбулны күреп чыгу өчен ун көн генә бик аз, билгеле. Оныгым әйтә:"Әби, мин монда 19 ел яшим инде, ә шәһәрне күреп бетерә алганым юк әле,"- ди. Заманында Византия, Рим, Осман империяләре башкаласы булган, бик күп тарихи вакыйгалар чатында торган бу борынгы гүзәл каланы күзаллап бетерү өчен кеше гомере дә җитмәстер, мөгаен. Шулай да, минем кебек карт кешегә күргән, кичергән кадәре дә зиһенгә сыеп бетә алмаслык олы хәтирә булды. Бик яраттым мин бу бөек шәһәрне, аның ачык йөзле, тәмле сүзле, миһербанлы, гаҗәеп кунакчыл халкын. Олыны олы, кечене кече итә белү, ярдәмчеллек, киң күңеллелек бик хас икән төрекләргә. Кая гына барсак, кая гына керсәк тә, иң беренче миңа күрсәтелгән кадер-хөрмәт, илтифаттан моны үз мисалымда да гел тоеп йөрдем. Ләйсәннәргә ерак Татарстаннан туганнары килүен белгәч, күршеләре дә тизрәк безне кунак итәргә ашыктылар, очрашкан саен гел хәл-кәефләребезне сорашып тордылар.
Истамбулдагы ун көнебез, матур бер төш кебек, сиздермичә үтеп тә китте. Бик зур тәэсирләр, хәтирәләр белән кайттым мин аннан. Күп итеп тәсбихлар, намазлыклар, матур яулыклар, догалыклар, коръән аятьләре язылган җиз савытлар һәм башка төрек истәлекләре җыеп кайттым. Хәзер бер Ходаема шөкер итә-итә, сөенеп, шатланып, изге теләкләремне теләп бүләкләремне туган-тумачаларыма, дус-ишләремә, авылдашларыма өләшәм. Төркиядә күргәннәрем турында сөйләп туялмыйм. Ә Истамбулның йөзләгән мәгърур мәчетләреннән бер-берсенә кушыла-кушыла ургылып аккан моңлы азан тавышлары матур бер көй булып күңелемдә һаман яңгырап тора...
Рәхилә Мәгъсүмова, мәгариф ветераны.
Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан хатлар

2
X