Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкинодагы Авыл көненә Чувашиядән артистлар килгән

22 июньдә Троица бәйрәме иде. Бу көнне Иске Сережкинода туучыларның күбесе туган авылыбызда җыелды.

Иртәнге сәгать 9дан авылдашлар зиратка килде. Быел кичен яңгыр ява башлап, иртәнгә кадәр дәвам итте. Шулай да искесережкинолылар авылдашларның җыйган акчаларына зиратта салынган йортта, мәрхүм әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, дуслары һәм авылдашлары рухына дога кылдылар, аларны искә алдылар. Әлеге бина тыштан да, эчтән дә евровагонка белән тышланган. Аны берничә ел төзеделәр, моңа 400 мең сум чамасы акча тотылды.

Шушы өйдә догалар укылган арада, авылдашларның бер өлеше урамда аралашты. Күптән күрешкәнебез юк бит. Кайберәүләр бер-берсе белән берничә ел очрашмаган. Ә кемдер 50 ел эчендә беренче тапкыр күреште. Сөйләшер сүзләр шактый.

Аннан соң авылдашлар үзләренең якыннарының каберләрен зыярәт кылдылар.

Без шулай елына бер генә тапкыр җыела алабыз. Ватсапта “Иске Сережкино” төркемен оештырдык. Моннан берничә ел элек, шимбә көнне, Троица алдыннан, Авыл көнен бәйрәм итәргә дигән карарга килдек.

Быел урам буйлап гармуннар беләнҗырлап, бер-беребезгә кунакка йөрдек. Ә кичен авыл мәдәният йортында Чувашиянең мәшһүр эстрада артистлары концерты булды. Сәхнәдә Чуваш Республикасының атказанган артисты Стас Владимиров, Лиса Пасхина, Натали чыгыш ясадылар. Концерт 2,5 сәгатьтән артык дәвам итте. Зал тулы иде. Шундый яхшы оештырылган концерт өчен артистларга зур рәхмәт. Иске Сережкино авыл мәдәният йорты мөдире Галина Корниловага, Константин һәм Лидия Илюхиннарга концертны оештырганнары өчен рәхмәтлебез. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Авылдашларыбызның барысына да бу көнне туган авылыбызга кайтканнары, гореф-гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәт.

Евгений Илюхин,

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев