Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Чирмешәннән укытучы ветеран зиратта “ботанический сад”ка тап булган

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән канатлы гыйбарә яши халыкта.

Чирмешәннең татар зиратында күргән манзарадан соң бу тирән мәгънәле сүзләрнең, чын асылын югалтып, шаблонга гына әйләнүенә бик гаҗәпләндем. Зиратның бер өлеше чүп үләннәренең чын мәгънәсендә “ботанический сад”ына әйләнгән. Кайберләре ярымташландык хәлдә. Дөрес, заманча матур чардуган һәм кыйммәтле мәрмәр ташлар куелган. Ләкин бу кыйммәтләр быел котырып үскән чүп үләннәре арасында бөтенләй күмелеп калган. Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Әмма бу язмадан соң һәркем үзен үзе таныр, якыннарының каберен тәртипкә китерер дип өметләнәм. Мәрхүмнәребезгә булган битарафлык – ул үз кадеребезне белмәү.

Тагын бер фикер. Кабер ташларына мәрхүмнәрнең исем һәм фамилияләренең русчалап язылышы. Ә бит паспортыбызның икенче битендә татар исемнәре саф татарча язылган варианты бирелгән. Киләчәктә куеласы ташларга исем-фамилияләрнең дөрес язылышын күрәсе килә.

Зиратка, мәрхүмнәребез янына ешрак килик. Бу хакта кемнеңдер искә төшергәнен көтеп тормыйк. Рухларын рәнҗетмик.

Сиринь Зиннурова.

Чирмешән-Лашман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев