Авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерде
Безгә язалар

Авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерде

Керкәле авылында туып-үскән, хәзер Казан шәһәрендә яшәп, Себер якларына барып эшләп йөрүче Фәгыйль Хафиз улы Фәттахов Изге Рамазан ае алдыннан авылдашларын зур бүләкләр белән куандырды.

Ул 46 йортта яшәүче әби-бабайларга тәм-томнар тутырылган зур-зур пакетлар - күчтәнәчләр өләште. Фәгыйльгә бу изге эшне башкаруда Керкәле кибетендә эшләүче Алсу Сәйфетдинова да ярдәм итте. Без, әби-бабайлар, аларга бик рәхмәтлебез. Безне шулай олылаган өчен Ходай Тәгалә үзләрен дә олыласын.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.


Нет комментариев