Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Язын тиешенчә тукланыгыз

Яз – организмда витаминнар җи­тешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. 

Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметә, көч өсти. 

Эремчек тырнакларны ныгыта, чәчләрне, бит тиресен матурлый.

Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда, туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз.

Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.

Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризык­ларда була.

А витамины йомырка сарысында, атланмайда, кишердә, балык бавырында, сыер итендә күп.

В – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында.

С витаминына кәбестә, әфлисун-мандариннар, петрушка һәм гөлҗимеш бай.

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан алынды.

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев