Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Вакытында кисәтү кирәк

Безнең районда "документлы" өч наркоман бар. Кайбер районнар һәм шәһәрләр белән чагыштырганда, бу күп түгел. Әмма, вакытында тиешле чаралар күрмәсәк, әлеге яман чир бик тиз таралырга мөмкин. Наркотикларга каршы район комиссиясенең быелгы тәүге утырышында наркотиклар, төрле төнәтмәләр куллануны кисәтү буенча эш барышы анализланды. Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати - методик...

Безнең районда "документлы" өч наркоман бар. Кайбер районнар һәм шәһәрләр белән чагыштырганда, бу күп түгел. Әмма, вакытында тиешле чаралар күрмәсәк, әлеге яман чир бик тиз таралырга мөмкин.


Наркотикларга каршы район комиссиясенең быелгы тәүге утырышында наркотиклар, төрле төнәтмәләр куллануны кисәтү буенча эш барышы анализланды.

Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати - методик үзәк мәктәпләрдә наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" республика проектын гамәлгә ашыру буенча максатчан эш алып баралар. Башка программалар да гамәлгә керә.

Мәгълүмати - методик үзәк методисты Халисә Мотаһирова, Чирмешән лицее педагог - психологы Гөлназ Вафина, район үзәк больницасы врач - наркологы Заира Долгополова, "Безнең Чирмешән" газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров чыгышларында билгеләп үтелгәнчә, районда наркотиклар таратуны һәм куллануны кисәтү, тестлау үткәрү, сәламәт, аек яшәү рәвешен пропагандалау буенча байтак чаралар күрелә. Мәктәп укучылары арасында тестлау нәтиҗәләре дә яхшы, 2006нчы елдан бирле, тикшерү үткәннәрдә наркотиклар куллануга бәйлелек фактлары ачыкланмаган. Ә менә ВИЧ - инфекциялеләр, монысы сүз уңаенда, дистәдән артык.

Җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрнең, мәктәп укучыларының ялын дөрес оештыру, контрольне көчәйтү мөһим. Районга, авылларга бу чорда шәһәрләрдән кайтучылар күбәячәк. Араларында кемнәр генә булмас.

"Наркотикларга каршы эшне күз уңыннан ычкындырмыйк, планда билгеләнгән бурычларны үтәүгә гел җаваплы карыйк, - диде наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмова. - Чираттагы утырышны киңрәк составта, авыл җирлекләре башлыкларын да чакырып үткәрергә кирәктер. Шунда бу өлкәдә полициянең эш планнарын да карарбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотикларга – юк! Чирмешән