Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Терлекләрне теләсә кайдан алырга ярамый: чирмешәнлеләргә шуны аңлаттылар

Малларда йогышлы авырулар белән бәйле уңышсыз дип саналган төбәкләрдән терлекләр, терлек азыгы алу тыела. Моның өчен, чирне керткән очракта, җинаять җаваплылыгы да каралган.

Күрше Әлмәт, Бавлы, Бөгелмә, Лениногорск районнарының баш ветеринария табиблары эпизоотик чараларга – терлекләрдә йогышлы чирләргә каршы тору мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәгә җыелды. Чирмешәндәге әлеге сөйләшүгә районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, мал сату белән шөгыльләнүче якташларыбыз чакырылган.

-Эпизоотик хәл киеренке булганлыктан, бу яктан уңышсыз төбәкләрдән терлек, терлек азыгы сатып алырга ярамый. Бу таләпне санга сукмыйча, йогышлы авыруны кертүчегә, ягъни ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче затка җинаять җаваплылыгы да яный, - диде район баш ветеринария табибы Рөстәм Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев