Татарстанга салкын әйләнеп кайтырмы?
КФУ метеорологы Татарстанда кабат салкын буламы икәнен әйтте.
Татарстанга җылылык алып килгән Скандинавия антициклоны йогынтысында җәйге һава торышы урнашты һәм якын арада республикага салкыннар әйләнеп кайтмаячак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.
География фәннәре докторы сүзләренчә, майның соңгы декадасы төбәктә нормадан өч градуска җылырак булып чыкты.
Шул ук вакытта, Татарстанга яшенле яңгырлар алып килгән атмосфера фронты да республика территориясендә температура фонының түбәнәюенә китермәячәк.
Җәйнең беренче көнендә Татарстанда яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев