Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләр өч этапта укытылачак
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзүчеләрне әзерләү өч этапта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләде.
«Беренче этап – РФ Саклану министрлыгының мәгариф учреждениеләрендә индивидуаль әзерлек, икенчесе – пилотсыз очкычларны полигоннарда Саклану министрлыгының укыту челтәрендәге расчетлар һәм бүлекчәләр составында хәрби куллануга әзерлек, ә өченчесе – квалификациягә туры килүгә йомгаклау тесты», - дип аңлатты ул.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләүчеләргә аерым кайнар линия ачылды, моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзүгә туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктына тапшырачаклар.
Бу төр гаскәрләр булдыру турында 21 ноябрьдә полковник, пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнгән бүлекчәләр бар иде.
Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир буйлап пилотсыз хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Бу атаклы «Герани» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлап имзалануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев