Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда февраль аенда һава торышының ничек булачагын әйткәннәр

Көчле бураннарга карамастан, Татарстанда аномаль су басулар көтелми. Шул ук вакытта февральнең беренче декадасында һава температурасы нормадан 7 градуска югарырак булачак. КФУ метеорологы Тимур Әүһәдиев, шулай ук Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров шул хакта белдергән.

“Хәзерге вакытта Россиянең Европа өлешенә җылы һава дулкыны үтеп кергән. Әмма вакытлыча гына бу. Якындагы көннәрдә Казанда һава температурасы нульгә якын булачак. Димәк, кар эриячәк. Ләкин су басулар көтелми, чөнки әле кышкы ае белән барабыз”. – дигән КФУ метеорологы.

Әүһәдиев сүзләренә караганда, февральдә һава температурасының нормадан югарырак булачагын шикләнмичә әйтергә мөмкин. “Бу айның уртача температурасы -10 градус. Февральнең беренче декадасында нормадан якынча 7 градуска җылырак булачак”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Сергей Захаров та коллегасы сүзләрен куәтләгән. Шул ук вакытта ул Татарстанда якындагы өч көндә якынча 10 мм күләмендә явым-төшем көтелүен әйткән.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев