Татарстанда бик көчле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Белеп торыгыз

Татарстанда бик көчле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда 22 июльдә көннең беренче яртысында бик көчле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 12 сәгать дәвамында республикада 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, шулай ук көчле яңгыр (сәгатенә 30 миллиметр) явачак.


Нет комментариев