Татарстанда бала туганда түләү 28,5 мең сумга кадәр артачак
Ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында мөмкин
2026 елның 1 февраленнән бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артачак.
Түләүне кеременә, балалар санына һәм ата-аналарның мәшгульлек статусына карамастан, барлык гаиләләр ала. 5,6% индексациядән соң аның күләме 28,5 мең сум тәшкил итәчәк. Игезәк яки өч игезәк бала туганда пособие һәр яңа туган балага билгеләнә.
Түләүгә ата-аналар гына түгел, уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да хокуклы. Уллыкка алучылар өчен аерым очракларда шактый арттырылган сумма – 217 мең сум каралган. Ул уллыкка инвалидлыгы булган бала, сигез яшьтән өлкәнрәк бала, бертуганнар булган берничә баланы алганда түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев