Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда +25 градуска кадәр җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә

Бүген, 24 июльдә, Татарстанда һава торышы тотрыклы түгел, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, көндез яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең көче секундына 5-10 метр. Татарстан башкаласын да кертеп, кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр артачак, ә яшен вакытында секундына – 15-20 метрга кадәр.

Тәүлекнең якты вакытында төбәк территориясендә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев