Татарстан ЗАГСы никахны теркәүдә иң популяр айлар һәм даталарны атады
Татарстанда июль һәм август айлары никахны теркәү өчен иң популяр айлар булган, 2025 елда никахларның 30 проценты шуларга туры килгән. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Иң күп никах 25 июльдә (барлыгы - 434) һәм 8 августта (383 никах) теркәлгән. Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә дә никахларны теркәү популярлаша», - дип билгеләп үтте ул.
Әхмәтова мәгълүматларына караганда, инде икенче ел төбәктә бер үк вакытта 45 парның (республиканың һәр муниципалитетыннан берәр пар) никахы теркәлә. «Бу гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын популярлаштыруның уңай үрнәге булып тора да инде. Шунысы куанычлы, 2024 елда теркәлгән 45 гаиләдә 18 бала дөньяга килгән», - дип өстәде ул.
Коллегия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Юстиция министрлыгының юридик ярдәм һәм хокукый хезмәтләрне үстерү һәм көйләү департаменты җитәкчесе Роман Рябый катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев