Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сыйфатсыз товарны кире кайтара аласыз

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чирмешән районындагы Түбән Кама территориаль органына агымдагы елның унбер аенда 58 кеше мөрәҗәгать итте, дәгъваларның 47се кулланучылар файдасына хәл ителде. Бу очракларда сыйфатсыз товарны кайтарып бирү яки башкага алмаштыру бәясе 127 мең 63 сум тәшкил итте. Мөрәҗәгатьләрнең 36сы - сәүдә нокталары, 15се - базар, 6сы -...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чирмешән районындагы Түбән Кама территориаль органына агымдагы елның унбер аенда 58 кеше мөрәҗәгать итте, дәгъваларның 47се кулланучылар файдасына хәл ителде.


Бу очракларда сыйфатсыз товарны кайтарып бирү яки башкага алмаштыру бәясе 127 мең 63 сум тәшкил итте.

Мөрәҗәгатьләрнең 36сы - сәүдә нокталары, 15се - базар, 6сы - көнкүреш хезмәте һәм берсе - элемтә буенча.

Бер хатын-кыз 30 мең сумлык өс киеме сатып ала. Ике көн кигәннән соң туны җөйләреннән сүтелә башлый.

Сатып алучы товарны тапшырып акчасын алырга тели, ә сатучы алмаштырырга яки ремонтка җибәрергә генә була, ди. Законнарны яхшы белмәгән сатып алучыны бик ансат ышандырырга мөмкин. Ә бу ханым безгә мөрәҗәгать итте, шуннан соң аңа акчасын кайтарып алырга булыштык.

"Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турындагы" 924нче законга 2011 елның 10 ноябрендә РФ Хөкүмәте карары белән үзгәрешләр кертелде, анда күрсәтелгән товарлар исемлеге арттырылды. Бу исемлеккә савыт - саба юу, кофе машиналары, электр һәм катнаш плитәләр, кондиционерлар, электр су җылыт-кычлары, спутниклы телевидение комплектлары, уен приставкалары һәм башкалар өстәлде.

Әгәр сатып алучы товарда җитешсезлекләр тапса, ул 15 көн эчендә сатучыга мөрәҗәгать итеп, товарның бәясен кайтарып алырга яки башкага алмаштырырга хокуклы.

Сатып алучы үзенең хокукларын яхшы белсә, кирәк чакта үзен - үзе яклый ала.

Рәдифә ЯРУЛЛИНА,
эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән

2
X