Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Шенталада кәҗә гөмбәсе уңган

Узган якшәмбе көнне Чирмешәндә үткән ярминкәдә Шентала районыннан килгән күршебез әллә ничә чиләк кәҗә гөмбәсе сатып китте.

Николай Пиянзинның 500 сумнан бер чиләк кәҗә гөмбәсен (сморчек) ярминкә мәйданы капкасы төбендә үк алучы табылды. Самара өлкәсенең Тимәш авылында яшәүче күршебездән “Кайда җыясыз соң?” дип сораган идек, “Урманда инде” дип елмаеп, серне ачмыйча җавап бирде.

Николай  Георгиевич әлеге язгы гөмбәләрне биш чиләк алып килгән.

-Кичә төштән соң җыеп кайттым. Кәҗә гөмбәсе  бәрәңге, йомырка белән кыздырырга тәмле, аны суыткычта да туңдырып  куябыз, - ди ул.

Әлбәттә, гөмбә тәмле инде ул. Тик урманга баручылар сак булсыннар иде: еланы, талпаны бар, ут-күз чыгармау хакында да онытмау зарур.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев