Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сайлау мөмкинлеге бар

1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе 6 процентка - 45 сумга артты һәм хәзер ул 795 сум тора. Ай саен бирелә торган акчалата түләү - социаль пакетка районда 2470 кеше ия (сугышта катнашучылар, сугыш инвалидлары, һәлак булган яисә үлгән хәрбиләрнең гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, I, II һәм III группа инвалидлар,...

1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе 6 процентка - 45 сумга артты һәм хәзер ул 795 сум тора.


Ай саен бирелә торган акчалата түләү - социаль пакетка районда 2470 кеше ия (сугышта катнашучылар, сугыш инвалидлары, һәлак булган яисә үлгән хәрбиләрнең гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, I, II һәм III группа инвалидлар, һәм кайбер башка категорияләр). Социаль пакетка дару препаратларын (613 сум), санатория - курорт дәвалануына юллама (94 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына барып - кайту - (88 сум) бәяләре керә.

- Закон буенча ташламага ия гражданнарның сайлап алу мөмкинлеге бар: социаль хезмәтләрне натураль формада алыргамы, әллә акчалатамы, монысын үзләре сайлый, - ди Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча да, өлешчә дә баш тартырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәтләр җыелмасы