Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республикада атна ахырына кадәр суык булачак

Республикада атна ахырына кадәр суык булачак. Ә ял көннәренә таба кар-буран да өстәләчәк.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе – 11 гыйнварда көндез термометрның терекөмеш баганасы  –14…–19 градус, көнчыгыш төбәкләрдә –22 градус күрсәтәчәк. Төнлә –24…–29, урыны белән –34 градус. Шул ук вакытта секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Республиканың көнбатыш төбәкләрендә буран булачак.

Җомга – 12 гыйнварда көндез һава температурасы –10…–15, төнге сәгатьләрдә        –16…–21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Буран, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил, юлларда – кар көртләре. Шимбә – 13 гыйнварда температура көндез –18…–23, төнлә –22…–27, урыны белән –30 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптиклар, һава температурасының салкынаю сәбәпле, 10–15 гыйнварда кисәтү игълан иткән. Бу чорда тәүлеклек уртача температура –18…–24 градус тәшкил итәчәк. Нормадан 9–15 градуска түбәнрәк күрсәткеч бу.

Коткаручылар суыкта саклык чараларын күрергә: бик кирәк булмаганда, шәхси машинага утырып, табигатькә, урманга, балык тотарга бармаска, йорт-подъездларның җылылыгын кайгыртырга, балаларның ялгызы гына урамда йөрүләренә, мичләрнең артык кызуына юл куймаска, кулдан эшләнгән мичләрдән файдаланмаска киңәш итә.

Ә инде кул-аякларны өшетмәс өчен, урамда чыланмау, җылы киенеп йөрү, әйбәт туклану мөһим. Кием-салымны кат-кат кию әйбәт. Шул ук вакытта аның кысан булмавы, хәрәкәтләнүгә комачау итмәве кирәк.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев