Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Ни өчен кышын күбрәк ашыйсы килә?

Кышын, температура түбәнәю, якты көн озынлыгы кимү һәм кояш нурлары җитмәү сәбәпле, организмга калорияләр күбрәк кирәк. Бу хакта табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина сөйләде.

Ул аңлатканча, салкын вакытта организмга җылы саклау өчен энергия күбрәк кирәк, шуңа күрә туклыклы ризыклар ашыйсы килә.

«Кышын организм күбрәк ризык сорый башлый. Бигрәк тә кайнар һәм майлы ашамлыклар ашыйсы килә, чөнки организмга җылынырга кирәк. Без салкын салатлар түгел, ә күбесенчә туклыклы һәм җылы ашлар, ит, боткалар сайлыйбыз. Якты көн кыска булу калкансыман биз активлыгын һәм D витамины эшләнеп чыгуны киметә, бу исә энергия дәрәҗәсенә һәм кәефкә тәэсир итә», – дип сөйләгән табиб.

Йокы туймау һәм режим бозылу да калорияле ризыкка тартылуны көчәйтә, дип өстәгән ул.

Табиб туклану һәм активлык режимын көйләргә, җитәрлек күләмдә су эчәргә һәм саф һавада ешрак йөрергә киңәш итә. Көнне туклыклы аксымга бай иртәнге аштан башларга, төшке ашка кайнар ризык ашарга, ә кичке ашка җылы, әмма җиңел ризык сайларга кирәк, дигән белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев