Лашманда яшәүче ветеран укытучы “Безнең Чирмешән”не дүртенче биттән укый башлый
Лашман авылында яшәүче Фидания Гаффарова район газетасын дүртенче биттән укый башлыйм, ди. Ул район газетасы оештырган акциядә электр чәйнеге отты.
-Хезмәт юлымны Иске Кадида башладым, Якты Тау, Әмир авыллары халкын да яхшы беләм, гомумән, танышларым күп. Шуңа да “Безнең Чирмешән”не кулыма алгач, әүвәл белгән кешеләрем турында язмаганнармы икән, дип карап чыгам, - ди ветеран укытучы Фидания Вәли кызы. – Газетаның сайты да бар, социаль челтәрләрдә дә укып була, әмма без, өлкәннәр, аны кулга алып укырга яратабыз. Элегрәк район газетасының килгән һәр санын тегеп куя идем. Эшегездә уңышлар телим, киләчәктә дә безне кызыклы язмалар белән сөендереп торыгыз.
автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев