Кәбестәне микродулкынлы мичкә куегыз!
Голубцы өчен кәбестәне шулай да әзерләп була.
Голубцыны кемнәр генә яратмый икән? Аның эчлеген әзерләү кыен түгел, ә менә кәбестә яфракларын сындырмый гына алу өчен шактый тырышырга кирәк.
Моның өчен кәбестә яфрагын микродулкынлы мичтә дә әзерләргә була. Кәбестәнең өске яфракларын чистартып, үзәген алырга. Аннары пленкага төреп, микродулкынлы мичкә куярга. 1,5 килограммлы кәбестә чама белән 10 минутта йомшара.
Суынгач, яфракларын араларга гына кирәк. Ә аннары инде кәбестә белән эчлекне төрәсе генә кала. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев