Каһарманнар безнең янәшәдә
Белеп торыгыз

Каһарманнар безнең янәшәдә

Чирмешән лицеенда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 79 ел тулуга багышланган “Үлемсез полк: Батырлар безнең янәшәдә” исемле тантаналы чара узды.

Аңа локаль сугышларда катнашкан якташыбыз, ветеран-әфганчы Наил Котбиевны чакырганнар.

Мондый чаралар укучыларда патриотизм, гражданлык хисләре, Ватанны саклаучылар һәм Ватан каһарманнарының батырлыкларына хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә, ди лицей укытучылары.

 


Нет комментариев