Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала

Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш.

        Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

          Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта,  биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны  теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу  тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.

        “Бары тик Россия Федерациясе территориясендә  яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә  бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев