Чирмешәннең Амур ягында балалар өчен яңа уен мәйданчыгы ясаганнар
Әлеге мәйданчык “Татнефть” җәмгыяте грантына урнаштырылган.
-“Татнефть” җәмгыятенең 5 миллион сумлык грантын оттык. Шушы акчаларга 43 элементтан торган балалар мәйданчыгы ясаттык, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов. – Киләчәктә аның тирәсен койма белән тотып алырга һәм ком җәяргә ниятлибез.
Конев урамындагы яңа мәйданчыкта (Мөшбикә мәчете артындарак) ниләр генә юк: атынгычлар да, тренажерлар да күп төрле.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев