Чирмешәндә мордваларның милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә яшьләрне күбрәк тартмакчы
Районыбызда унбиштән күбрәк милләт яши. Халык санын алуның соңгы мәгълүматлары буенча, мордвалар 776 кеше исәпләнә.
-Милләтебез күпсанлы түгел, тик без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен күп көч куябыз, - ди мордваларның район милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирина Митяева.
Якташыбыз күптән түгел мордва халкының Төбәкара иҗтимагый оешмасының VIII съездында катнашты.
Районда мордваларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча 2 нче Чирмешән мәктәбендә музей һәм “Мордва халкының тарихы һәм мәдәнияте” дип аталган түгәрәк, туган як тарихы музеенда милли почмак оештырылган.
-Мордва Афонькәсенең “Умарина” һәм Иске Котыш мәдәният йортының “Лемзер” ансамбльләре чыгышларын безнең районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яратып тыңлыйлар. Коллективлар район күләмендәге мәдәни чараларда актив катнашалар. Мордва җырларының “Там, на реке Рав” бәйгесендә, “Балтай”, “Валда шинясь”, “Мы – ветви древа одного” республика фестивальләрендә чыгыш ясыйлар, - ди Ирина Дмитриевна.
Эрзя хатын-кызлары – унлап апа һәм әби, район үзәгенең Архангел Михаил чиркәвендә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда, маскировкалау челтәрләрен бәйләүдә катнашалар. Алар өчен һәм милли-мәдәни автономия активистлары өчен җәй көне Түбән Новгород өлкәсенең изге урыннарына – Дивеевога һәм Арзамаска сәяхәтләр оештырылган.
-Безнең оешманың проблемалы яклары да бар. Әйтик, мордва халкы арасында активларыбыз бик аз. Өлкәннәр арасында да. Ә төп бурыч – яшьләрне үз эшебезгә тарту. Алар кулында безнең милләтебезнең киләчәге, - ди Ирина Митяева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев