Чирмешәндә карусель ишеген ватканнар
Белеп торыгыз

Чирмешәндә карусель ишеген ватканнар

Район үзәгендә балалар өчен урнаштырылган карусельнең идарә итү корылмасы ишегенә вандаллар һөҗүм иткән.

Мәгълүм булганча, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты каршындагы парктагы күңел ачу җиһазы – районыбызга нефтьчеләр бүләге. Җәен монда балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Тик, ни кызганыч, бу атнада кемнәрдер карусель янәшәсендәге “будканың” пластик ишеген ватып киткәннәр.

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев