Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәндә дә “Чыршы” операциясе уза

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2025 елның 15 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы узу турында хәбәр итә.

Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатында урманнарны даими тикшереп торачаклар.

-Исегезгә төшерәбез, урманнарны законсыз кискән, аларга зыян китергән яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штрафҗәзасы каралган, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. -  Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агачның  төренә һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә, 8-84396-2-58-79 Чирмешән урман хужалыгы хәбәр итәргә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев