Чирмешәндә беренче кар төште
Көзнең соңгы аенда безне нинди сынамышлар көтә икән?
- Ноябрьдә яшен яшьнәсә, кышын кар аз булачак.
- Ноябрьнең беренче көннәрендә үк кар ятса, яз иртә килә.
- Беренче кар коры булса, җәй яхшы килер, ашлык уңар.
- Беренче кар туң төшмәгән җиргә яуса һәм тиз эремәсә, яз иртә килә, умырзая күп була. Туң җиргә яуса, уңыш яхшы булачак.
- Көзен агачларның яфрак коюы артык озакка сузылуы - кышның озын булуына.
- Елгаларда боз көзен шадраланып катса, ашлык яхшы булыр.
- Көзен кар озак ятмаса, ашлык начар булыр.
- Кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетсә, киләсе җәйдә ашлык яхшы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев