Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында салымнар түләүне активлаштырыру зарур

Район финанс-бюджет палатасыннан хәбәр итүләренчә, 17 октябрьгә районда физик затлар салымнарының 7 миллион 317 мең сумы, ягъни тиешленең 23 проценты түләнгән. Барлыгы район буенча 31 миллион 763 мең сум күләмендә салым җыелырга тиеш.

-Без бүген 2023 ел өчен салымнар түлибез. Үз исемнәренә рәсмиләштерелгән милекләре булган физик затлар салым түли. Аларны агымдагы елның 2 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк, – диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов.

Бу яктан Яңа Кади җирлегендә өлгер эшлиләр: биредә физик затлардан 2023 ел өчен барлык төр милек салымнарының 33 процентын, ягъни 181 мең 820 сумын җыйганнар.

Шулай ук Бәркәтә, Кармыш, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе җирлекләрендә физик затлардан җир, милек, транспорт салымнарын җыю чагыштырмача яхшы оештырылган. Ә менә Яңа Элмәле, Шешминка, Түбән һәм Югары Кәминкә, Иске Кади, Иске Котыш җирлекләрендә бу эшне ашыктыру зарур.  

Район буенча барлыгы 20 миллион 268 мең сум транспорт салымы җыелырга тиеш, әлегә бу күрсәткеч 4 миллион 621 мең сум тәшкил итә (тиешленең 23 проценты). Җир салымы түләүләренә килгәндә, 6 миллион 473 мең сум начислениеның 1 миллион 375 мең сумы, ягъни 21 проценты түләнгән.

Физик затлар милкенә салым акчалары түләүләре тиешленең 26 проценты кадәр, ягъни 1 миллион 320 мең сум тәшкил итә. Бу өлкәдә барлыгы 5 миллион 22 мең сум җыелырга тиеш.

Белгечләр түләүләрне соңгы көнгә калдырмаска киңәш итә. Ә инде 2 декабрьгә кадәр түләп бетермәгән салымнар өчен пени өстәлә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев