Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында яңа прокурор билгеләнде

Чирмешән районы прокуроры итеп 1 класслы юрист Илдар Солтанов билгеләнде. Аны республика прокуроры Илдус Нәфыйков район җитәкчелегенә тәкъдим итте.

Илдар Мансур улы Солтанов 1992 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Россия Юстиция академиясенең юридик факультетында укыган. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, армиядә хәрби хезмәт үтә. Татарстан Республикасы прокуроры боерыгы белән, Илдар Солтанов 2016 елның октябрендә Татарстан Республикасы Биектау районы прокуроры ярдәмчесе вазифасына билгеләнә. 2022 елның ноябреннән ТР Чирмешән районы прокуроры урынбасары булып эшли.

Өйләнгән, кызы бар.

Чирмешән районының моңа кадәр эшләгән прокуроры Фаил Хәйруллин отставкага китте. Аны бүген район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Киңәшмәдән соң республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм район башлыгы Рамил Айбатов район эшмәкәрләре белән очраштылар.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев