Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1005 эт микросхема йөртә

Узган елда районда – 1003, быел ике эткә чип куелган. Бу – үзенә күрә, әлеге хайванның паспорты.

Районның баш ветеринария табибы Рөстәм Мостафин әйтүенчә, этләрне чиплаштырганда, аларга котыру чиренә каршы вакцина да ясала.

-Чип кую исә - эт өчен авыртусыз ысул. Дөге ярмасы кадерле генә капсула – микросхема хайваннарның тире астына махсус шприц ярдәмендә кертелә. Әлеге чипта эт хакында һәм хуҗасының контакт мәгълүматлары саклана. Бу мәгълүматлар бердәм базага кертелә, - ди Рөстәм Җәүдәт улы.

Табиб этләргә чип куйдыру 2025 елдан мәҗбүри булуын да әйтте. Быел хуҗалары шундый ике хайванга әлеге микросхеманы урнаштыртканнар.

- Этләрдә бәйдә тоту таләп ителә, хуҗасы белән урамга чыкканда аңа борындык (намордник) кидерелергә тиеш. Сукбай этләрне исә тоту (отлов) оештырыла һәм питомникка озатыла, былтыр районда шушы рәвешле 102 хайван ауланды. Әлеге эш белән шөгыльләнүче белгечләр тиздән районга тагын киләчәк, диде баш ветеринар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев