Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән больницасының хирургия бүлеге “өй туена” әзерләнә

Район үзәк больницасындагы капиталь ремонтның икенче чираты ахырына якынлаша. Бусында хирургия бүлеге һәм бинаның подвал өлеше төзекләндерелде.

-Быел хирургия бүлеге ремонтланган бинага күченәчәк. Тиздән мебель кайтырга тиеш. Биредә пластик тәрәзәләр урнаштырылды, ишекләр куелды, түшәм ясалды. Җылыту системасы, электр үткәргечләре алыштырылды, янгын сигнализациясе монтажланды, барлык санитария нормаларын исәпкә алып, яңа вентиляция системасы урнаштырылды. Суүткәргеч һәм канализация челтәрләре яңартылды, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Соңгы штрихлар калды дисәк тә була: осталар идәннәрне бетонлап, плитка һәм линолеум җәяләр.

Төзелеш эшләре чиратлап алып барыла. Май аенда терапия һәм балалар бүлекләре яңартылган кабинетларга һәм палаталарга күчтеләр.

- Киләсе елда больницаның беренче катында һәм хуҗалык блогында ремонт планлаштырыла, территорияне төзекләндерү дә каралган, - диде Лилия Шамил кызы. - Былтыр әлеге максатларга 50 миллион сум акча бүленсә,  быел ремонт эшләренә тагын 51 миллион сум акча тотылды.

Капиталь ремонт барышы район башлыгы Рамил Айбатов контролендә. Төзүче-ремонтчыларның эшен район хастаханәсенең баш табибы көн саен күзәтеп тора. Без хастаханәгә килгән көнне Лилия Шамил кызы, табиб-анестезиолог-реаниматолог, РКБ кураторы Евгений Алексеев һәм төзүчеләр бригадиры белән бергә, медицина газлары системасын ясау эшләре турында фикер алыштылар.

Ремонт эшләре стационарда халыкка медицина хезмәте күрсәтү процессына комачауламый, бүлекләр штат режимында эшли. Хәзерге вакытта хирургия бүлеге стационарның беренче катында урнашкан, ул 26 урынга исәпләнгән, 20 авыру тәүлек буе, 6 кеше көндезге стационарда дәвалана ала. Капиталь ремонттан соң пациентлар һәм хастаханәсе хезмәткәрләре өчен шартлар яхшыра. Палаталар заманча стандартлар буенча җиһазландырыла: индивидуаль санузеллар, душ бүлмәләре урнаштырыла.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев