Чирмешәннең иң зур белем йортында капиталь ремонт башланды
Белеп торыгыз

Чирмешәннең иң зур белем йортында капиталь ремонт башланды

Чирмешән лицеена төзүчеләр килде. Биредә төзелеш эшләре укуларга комачауламаслык итеп оештырыла.

-2002 елда нигез салынган белем учагына ремонт кирәк иде. Безнең мәктәпкә капиталь ремонт республика программасы кысаларында 7 миллион сумнан артык акча каралган, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. -Җәйге каникуллар вакытында азык әзерләү блогында да ремонт уздырылачак.

Бу көннәрдә осталар янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе урнаштыру һәм электр үткәргечләрен яңарту белән мәшгуль. Шулай ук видеокамералар урнаштыру һәм тәрәзәләрне алмаштыру планлаштырыла.

фото: архив


Нет комментариев