Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә бокс буенча республика турниры башлана

Яшь боксчылар арасында үтүче әлеге бәйгедә туксанга якын спортчы катнашачак.

Районның спорт бүлегеннән белешүебезчә, 8-9 апрельдә Чирмешәндә ике көн дәвам итәчәк республика турниры  Космонавтика көненә һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган. Уздырылу урыны – “Чирмешән“ физкультура-савыктыру комплексы янәшәсендәге универсаль спорт залы.

-Турнирда  Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама,  Кама Аланы, Алабуга, Нурлат, Чистай, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Әлки, Ютазы, Чирмешән районнарыннан 88 яшь боксчы катнашыр дип көтелә. Бәйге иртәгә, 14.00 сәгатьтә тантаналы башланып, беренчел ярышлар белән дәвам итәчәк. Ярымфинал һәм финал очрашулары 9 апрельдә,  сәгать 11дә башлана, - диде спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы  Ләйсән Глүмова.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев