Чирмешән районнында балалар бакчасы мөдире эшләмәгән ире өчен акча алып торган
Белеп торыгыз

Чирмешән районнында балалар бакчасы мөдире эшләмәгән ире өчен акча алып торган

Район суды мәктәпкәчә учреждение мөдирен мошенниклык өчен 25 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Үз вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып, яшь хатын-кыз район бюджеты хисабына гаилә бюджетын тулыландырырга уйлаган. Узган елның май ае ахырында ул ирен балалар бакчасына сакчы итеп эшкә алу хакында ялган приказ чыгара. Әлбәттә, ир-ат әлеге вазифаларны үтәми, әмма ярты ел дәвамында эш хакы билгеләнеп бара, ә мөдир акчаны үз кесәсенә сала. Тик, кем әйтмешли, без капчыкта ятмый...

Әлеге җинаять эшен караганда, суд җәзаны йомшартырдай шартлар булуын исәпкә ала: хөкем ителүченең гаебен тануы һәм үкенүе, матди зыянны каплавы һәм башкалар. Югыйсә җәза тагын да кырысрак булырга мөмкин иде.

Архив фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев