Чәч кисү остасы Чирмешәндәге гомеренең ничек үткәнен сизми дә калган
Чирмешәнлеләр аны Вера Петровна буларак белә, фамилиясе күпләргә таныш та түгелдер. Язмамның герое – район үзәгендә яшәүче Вера Садыйкова.
Язмыш җилләре якташыбызны яшьлегендә Самара шәһәренә илтә. Шунда ул яраткан эшен таба, тормышын җайлап җибәрә. Ә туган ягы Чирмешәндә ялгыз әнисе кала.
- Самарада җайланган тормышымны ташлап, 2009 нчы елда Чирмешәнгә кайттым – 80 яшьлек әниемне карарга дип. Ул ялгызы гына яши алмый иде инде. Шулай итеп 49 яшемдә Чирмешәндә төпләндем, шәһәрдә ике кызым, оныгым, дусларым, туганнарым һәм яраткан эшем (мин чәчтараш булып эшли идем) калды, - ди Вера Петровна. – Әнинең тора торган җире – кечкенә генә агач авыл өе иде, анда бернинди уңайлыклар юк. Бар яктан да җайлы, көйләнгән шәһәр фатирыннан соң мондый шартларга күнегү миңа бик авыр булды.
Якташыбыз яңа өй өлгертергә ниятли һәм озакка да сузмыйча эшне башлап та җибәрә.
-Үземнең белгән һөнәремне Чирмешәндә дә дәвам итәргә булдым: чәчтарашка эш кайда да табыла. Эшләдем, өй төзедем, өч елдан соң ул әле тулысынча өлгереп бетмәгән булса да, әни белән яңа нигезгә күчендек. Иң мөһиме, анда җылылык, газ, кергән, канализация һәм җылы идәннәр ясалган иде, иске йортка караганда монда кыш чыгу кулайрак дип таптык, - дип искә ала Вера ханым.
Ул әнисен тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, аның белән бергә җиде елга якын яшәп кала. Инде әнисенең бакыйлыкка күчкәненә дә ун еллап икән.
-Чирмешәнгә кайтып төпләнгәч, елларның агышы сизелми дә калды. “Әле барысы да алда, өлгерәм әле” диючеләргә дә гомернең бик тиз агышлы, кыска булуын искәртәсем килә. Ничек кенә тырышсак та, кешегә елда – бер ай, айда – бер атна, атнада – бер көн, тәүлектә бер сәгать җитеп бетми. Бүгенгесе көнебезнең кадерен белеп яшик, - дип тәмамлады сүзен Вера Петровна.
Якташыбыз – бик тормыш сөючән кеше. Яраткан эшен ташламый, инде тәмам өлгергән, барлык уңайлыклары булган зур өендә яши. Ул бүген дә киләчәккә зур өметләр, планнар белән яши. Калининградны һәм Байкал күлен күреп кайту хыялларын тормышка ашырмакчы. Аның девизы: “Мин яратам сине, тормыш!”
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев