Бүген Татарстанда яңгыр һәм 30 градуслы эсселек көтелә
Белеп торыгыз

Бүген Татарстанда яңгыр һәм 30 градуслы эсселек көтелә

Бүген, 11 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил көчәер дип фаразлана, җилнең тизлеге төнлә урыны белән секундына – 15 метр, көндез 15-20 метр тәшкил итәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +15...+20 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак


Нет комментариев