“Безнең Чирмешән” газетасы үз укучыларын бүләкләр белән сөендерә
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” газетасы үз укучыларын бүләкләр белән сөендерә

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе, бу елның беренче яртысында алдыру өчен, газета укучылар арасында отышлар уйнаткан иде. 74 заявкага – җиде приз.

Шуларның берсен отучылар - Кармыштан Гатиннар гаиләсе савыт-саба җыелмасын редакциягә килеп алды.

-Без, хатыным Зәринә белән, әти-әниләр янында, төп йортта торабыз. Газетаның килгәнен исә барыбыз да көтеп ала. Хат ташучыбыз Наилә Фәхрисламова аны соңга калдырганы юк. Бүләк отуыбыз хакында газетаның сайтыннан укып белдек, бик шатландык, рәхмәт, - диде Динар Гатин.

 

фото: автор 


Нет комментариев