Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Без бу хакта язган идек: Якты Тау поселогына газ килде

26 ел элек

Буш шешәләр генә түгел, эре мал тиресен дә килеп җыялар райондагы авыллардан, акчасын да кулыңа биреп калдыралар. Әмма сарык тиресенә почет юк: аны теләр-теләмәс кенә алалар, бәясе дә түбән.

“Безнең Чирмешән” – 10 декабрь, 1994 ел.

Чирмешән район үзәк больницасында ВИЧ-инфекциягә гражданнарны аноним тикшерү үткәрәләр.

“Безнең Чирмешән” – 10 декабрь, 1994 ел.

Лашман катнаш азык заводы соңгы вакытта гаять зур финанс кыенлыклары кичерә. Төп “чир” һаман да бер үк: колхозлар белән үзара исәп-хисапның ясалмый.

“Безнең Чирмешән” – 28 декабрь, 1994 ел.

Динебез яңадан туа. Түбән Кәминкә авылына да азан авазы кайтты. 1993 елның июнь аенда монда яңа мәчет ачу тантанасы булды.

“Безнең Чирмешән” – 28 декабрь, 1994 ел.

21 ел элек

Казанга бару-кайту чүт кенә ансатлашты – паром йөрүдән туктаганнан соң, ниһаять, елга боз белән капланды.

“Безнең Чирмешән” – 1 декабрь, 1999 ел.

Якты Тау поселогында газлаштыру эше озаккарак сузылды, әмма мәшәкатьләр тиз онытылыр, бу торак пунктта дистәдән артык йортта челтәр газыннан файдалана башладылар инде.

“Безнең Чирмешән” – 11 декабрь, 1999 ел.

Район телевидениесе инициативасы белән “Булгар” кибете залында “Зәңгәр ут яктысында” дип аталган кичә үткәрелде. Бәйрәмгә алдынгы хуҗалыклардан, байтак предприятиеләрдән, оешмалардан вәкилләр чакырылды. Җирле телевидение бу хакта Яңа ел бәйрәменә махсус әзерләнгән тапшыру да күрсәтәчәк.

“Безнең Чирмешән” – 29 декабрь, 1999 ел.

16 ел элек

Татарстанның атказанган укытучысы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, 29 ел район мәгариф бүлеген җитәкләгән Тәлгать Рәхимҗановка декабрь аенда 70 яшь тулды.

“Безнең Чирмешән” – 1 декабрь, 2004 ел.

Кичә Тукай исемендәге кооперативта барлык игенчеләрне һәм терлекчеләрне, белгечләрне, табын көйләп, “Уңыш бәйрәме”ндә сыйладылар.

“Безнең Чирмешән” – 11 декабрь, 2004 ел.

Район хуҗалыкларыннан 51 мең тоннадан күбрәк шикәр чималы озатылды. Бу шактый, соңгы елларда хыял гына булган югары күрсәткеч.

“Безнең Чирмешән” – 11 декабрь, 2004 ел.

Чирмешән авылы үсә, яңара. Соңгы елларда яңа – Курасанов, Кояшлы, Ларионов, Сәйдәш урамнары барлыкка килде.

“Безнең Чирмешән” – 15 декабрь, 2004 ел.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев