Авылда бер әбине яңа бозаулаган сыеры сөзеп үтергән
Белеп торыгыз

Авылда бер әбине яңа бозаулаган сыеры сөзеп үтергән

Башкортстанның Әбҗәлил районында 74 яшьлек әбине сыер сөзеп үтергән.

Селивановка авылында яшәүче әби яңа бозаулаган сыерын саварга чыга. Сарайдан чыгып барганда сыеры арттан килеп, аны сөзеп ега. Әби егылгач та сыер сөзүен дәвам итә, аны таптый.

Әлеге коточкыч хәлнең шаһите булган улы ашыгыч ярдәм чакыра. Тик әбине табиблар коткара алмый, аның гомере өзелә. 

чыганак
 


Нет комментариев