30 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

30 июньгә һава торышы

Бүген, 30 июньдә, Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә кайбер көнчыгыш районнарда көчле яңгыр явачак (Казанда сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз).

Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 8-13 метр тизлектәге төньяк һәм төньяк-көнбатыш җиле секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 15-20 м/с).

Бик салкын булмаган төннән соң (+10дан +15 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +21...+23 градуска кадәр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев