24 апрельгә һава торышы
Белеп торыгыз

24 апрельгә һава торышы

Татарстан Республикасында чәршәмбе, 24 апрельдә, аномаль эссе һава торышы сакланачак.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, ә көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә.

Температура фоны климатик нормадан шактый югары, көндез термометр баганалары +22..+ 27 °С ка кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев