2 февральгә һава торышы
Белеп торыгыз

2 февральгә һава торышы

Татарстанда бүген республиканың аерым районнарында бераз кар, шулай ук буран булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.

Һава температурасы көндез -2..-7, көнбатыш районнарда урыны белән -15 градус тәшкил итә, кичкә -7..-12 градуска, көнбатыш районнарда -20 градуска кадәр түбәнәя.

Республика юлларында кар көртләре һәм бозлавык көтелә.

чыганак


Нет комментариев