18 декабрьгә һава торышы
Бүген, 18 декабрьдә, циклонның җылы секторы тәэсире нәтиҗәсендә Татарстанда температураның тагын да күтәрелүе көтелә.
Республикада болытлы булачак. Көндез кар явачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бозлавык булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда тәүлекнең караңгы вакытында төшкән томан сакланачак.
Көндез секундына 6-11 метр тизлектәге көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 14 м/с кадәр генә). Юлларда бозлавык хасил була, кайбер урыннарда көчле.
Төнге -2, -7 градуслардан соң (Татарстанның көнчыгышында -8, -13) тәүлекнең якты вакытында һава -3, +1 градуска кадәр җылыначак (Казанда -1, +1 градус).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев