16 декабрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

16 декабрьгә һава торышы

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, иртән бераз кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. Көндез күпчелек районнарда явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исә, урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя. көндез юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә һәм секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Һава температурасы -8 дән -13 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

 


Нет комментариев