15 гыйнварга һава торышы
Белеп торыгыз

15 гыйнварга һава торышы

Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем сизелерлек булмаячак.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -14° дан -19° га кадәр, аязганда -23°га кадәр төшәргә мөмкин. Көндез республикада -12 градустан -17 градуска кадәр көтелә.

Юлларда бозлавык сакланачак.

 


Нет комментариев