15 декабрьгә һава торышы
15 декабрьдә Татарстанда һава торышы болытлы булачак, шулай ук кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгарга, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9–14 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез һава температурасы -9 дан -14 градуска кадәр салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев