Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге бәйрәмдә өлкәннәрне каклаган каз ите белән дә сыйладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан сиксәнләп райондашыбызны Боз сараеның кафесына чакырып хөрмәтләделәр, кунак иттеләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тараттылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларны моңлы һәм шаян җырлары белән үткәннәргә алып кайттылар, күзләрен яшьләндерделәр.

Бәйрәмдә элеккеге: терлекчеләр, сыер савучылар, чөгендер игүчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм районда төрле оешмаларда үз эшләрен намус белән башкарган, кадер-хөрмәткә бик лаек якташларыбыз утырды.

Бәйрәм кунакларын бу көнне район җитәкчесе Рамил Айбатов тәбрикләде.

-Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бу көн - сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм. Һәрбарчагызга — лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим. Алдагы көннәрегез күңел тынычлыгы белән, муллыкта, иминлектә, якыннарыгызның игелекләрен күреп үтсен. Ә махсус хәрби операциядә булган якыннарыгызга, якташларыбызга сау-сәламәт булып, тизрәк өйгә кайтуларын телим, - диде Рамил Тәлгать улы.

Район башлыгы бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм намуслы хезмәте өчен, Бәркәтә авылы китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Лашман авылында яшәүче Һадый һәм Минҗамал Вәлиевлар бәйрәмгә икәү килгәннәр. Шушы арада аларның гаилә коруларына 65 ел булган. Әлеге юбилейлары уңаеннан район башлыгы аларга Рәхмәт хаты тапшырды.

-Безнең әти-әни – искиткеч яхшы кешеләр. Алар 65 ел бергә, иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерәләр, безгә үрнәк булып торалар. Әти озак еллар машина йөртүче, әни фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып хезмәт куйды. Әти гармунда уйный, ә әни матур итеп җырлый иде. Алар безне - биш баланы аякка бастырдылар. Без аларга бик тә рәхмәтле, - диде бәйрәмгә әти-әнисен озатып килгән кызлары Рушания Мөбарәкшина.

Район башлыгының Рәхмәт хатына озак еллар механизатор булып эшләгән Иске Котыштан Иван Семаев һәм Яңа Элмәледән ветеран педагог Соня Портнова да лаек булдылар.

Бу көнне өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр дә бүләксез калмады, биредә дә тантаналы чара узды, өлкәннәр өчен бәйрәм табыны оештырылды. Рамил Тәлгать улы да, үз чиратында, күчтәнәч алып килгән. Матур гадәт буенча район җитәкчесе мондагы әби-бабайларны ел саен каклаган казлар ите белән сыйлый. 

Казан кунагы - Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов та чирмешәнлеләрне Өлкәннәр көне уңаеннан  котлады.

Өлкәннәр өчен күңел ачу программасын балалар сәнгать мәктәбе укытучылары әзерләгән иде, бәйрәмне сәнгать мәктәбе педагогы Наталья Григорьева алып барды.

Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакировның улы Рафаэль Минсәгыйть улы да районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне, яннарына барып, Өлкәннәр көне белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

-Әти ел саен биредә яшәүчеләрне бәйрәм көнендә күчтәнәчсез калдырмады. Сезне бәйрәм белән котлыйм, барыгызга да исәнлек, тыныч тормыш телим, - диде Рафаэль Шакиров.

Бу көнне әби-бабайларны өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин да сөендерде, коллектив исеменнән азык-төлек пакетлары өләште, бәйрәм белән тәбрикләде.

-Әлеге бүләкләрне Казанда эшләүче эшмәкәр Альберт Фәхретдинов ярдәме белән алдык. Аңа бик зур рәхмәт. Гомумән, бу көннәрдә безгә кунаклар бик күп килә. Өлкән яшьтәге якыннарын туганнары котлый. Авыл җирлекләре башлыклары да якташларының хәлләрен беләләр, бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр китерәләр, - диде Наил Фоат улы.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев