Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
Хөрмәтле чирмешәнлеләр, сезне Халыклар бердәмлеге һәм республикабыз дәүләт бәйрәме – Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Әлеге чагыштырмача яшь ике бәйрәм дә рухи һәм тарихи тамырларга ия.
Без тату һәм үзара килешеп яшәгәндә, тыныч тормыш, иҗади хезмәт һәм алга таба уңыш-
лы үсү өчен булган шартларны бергәләп саклаганда гына көчлебез. Бу бәйрәмнәр халкыбызның төп рухи кыйммәтләрен – тупланганлыкны, патриотизмны, яхшылыкка һәм гаделлеккә омтылуны гәүдәләндерә. Без – уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган халык, бурычыбыз да бер – иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны
саклау һәм илебезнең куәтен арттыру.
Бәйрәмнәрне иҗади хезмәт шартларында каршы алабыз. Алар безнең өчен мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, кайгыртучанлык бәйрәмнәре булып, туган районыбызның, республикабызның чәчәк атуы хакына барлык уй-теләкләребезне тормышка ашыруга ярдәм итсеннәр.
Илебездә, Татарстаныбызда, районыбызда социаль-икътисади үсешебез яңа казанышлар белән ныгысын. Оптимизм, патриотизм хисләрен югалтмыйк, хезмәттән, тормыштан тәм табып, сау яшик.
Бәйрәмнәр уңаеннан, хөрмәтле чирмешәнлеләр, барыгызга да тормыш дәрте, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев